Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда төбәк юлларында да тоталь контроль системасы камералары барлыкка киләчәк

Республика Дәүләт автоинспекциясендә видеофиксация системасын алга таба үстерү планнары турында сөйләделәр.

Татарстанда төбәк әһәмиятендәге трассаларда да тоталь контроль системасы камералары куелачак. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүтеләр.

Хәзерге вакытта тоталь контроль системасы республиканың федераль трассаларында эшли. Система 924 километр юлны контрольдә тота.

«Транспорт чаралары саны, автотранспорт хәрәкәте трафигы арту, ЮХИДИ шәхси составы кыскару сәбәпле, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү юнәлешен даими камилләштерү кирәк», – дип аңлаттылар Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә юлларда видеокамералар санын арттыру планнары турында.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев