Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда терекөмешле лампалар чүплеге табылган

Әлмәт районында куркыныч калдыклар чүплеге ясаучыларны экологлар чүп-чарның морфологик составы буенча ачыклаган.

40 квадрат метр мәйдандагы терекөмешле лампалар чүплеген экологлар Татарстанның Әлмәт районында тапкан. Кайнар эздән дүрт тәртип бозучыны җаваплылыкка тартканнар. Бу хакта бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дүрт ир-ат куркыныч һәм куркынычсыз калдыкларны бергә бутаган, санкцияләнмәгән чүплек ясаган һәм зарарлы калдыкларны ташуга лицензияләре булмаган килеш, эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнгән. Табигатьне саклау кануннарын бозучыларны экологлар чүп-чарның морфологик составы буенча эзләп тапкан.

Барлык ир-атларны да административ җаваплылыкка тартканнар. Чүплекне оештыручыларга бер ай эчендә кимчелекләрне бетерү буенча күрсәтмә бирелгән. 
Бүгенге көндә чүплек бетерелгән. Законсыз рәвештә калдыкларны ташу факты буенча материалларны экологлар Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы бүлегенә тапшырган.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев