Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Татарстанда тоткарланган җинаятьче 26 әбине үтерүдә шикләнелә

    Тиздән судка кеше үтерүчене сак астына алу турында гариза җибәрәчәкләр.

    Татарстанда тоткарланган җинаятьче 26 әбине үтерүдә шикләнелә. Бу хакта РФ Тикшерү комитетында хәбәр иттеләр.

    Элегрәк «Татар-информ» Татарстанда әбиләрне үтерүдә шикләнелүче ирне тоткарлаулары хакында хәбәр иткән иде. Үтерүче Казанда слесарь булып эшләүче 38 яшьлек кеше булып чыккан, ул элегрәк караклык өчен хөкем ителгән булган.

    Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Баш Тикшерү идарәсе һәм РФ Тикшерү комитеты криминалистларының озак эшләүләре нәтиҗәсендә, ир-ат шәхесе ачыклана һәм аны тоткарлыйлар. Җинаятьченең Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округлары территориясендә  өлкән яшьтәге 26 хатын-кызны үтерүе ачыкланган.

    Реклама

    Хәзерге вакытта ир-ат гаебен тану турында күрсәтмәләр бирә. Аңардан биологик материал үрнәкләре алынган, алар буенча генетик экспертиза ясалачак.

    Тиздән судка кеше үтерүчене сак астына алу турында гариза җибәрәчәкләр.  

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: