Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда цифрлы пропусклар мәгълүматлары базасы юк ителде

Махсус комиссия сервис эшен тәэмин итүче программа продуктларын һәм операцион системаларны юкка чыгарды.

Казанда мәҗбүри изоляция чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар сервисы эшен тәэмин итүче мәгълүмати системалардан Татарстан халкының шәхси мәгълүматларын юк итү процедурасы узды.

«12 майда система үз эшен туктатты. Гражданнарны теркәгәндә паспорт мәгълүматларының кулланылуын һәм алар рөхсәт сорап мөрәҗәгать иткән кешене билгеләргә мөмкинлек бирүен исәпкә алып, мәгълүматлар базасы „Шәхси мәгълүмат турында“гы 152нче федераль закон нигезендә законда билгеләнгән тәртиптә һәм законда билгеләнгән срокларда юкка чыгарылырга тиеш», — дип хәбәр итте Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.

Мәгълүматлар базасын юк итүдә махсус комиссия катнашты, аның составына Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Ак Барс Банк, Роскомнадзорның ТР буенча идарәсе һәм Федераль куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе вәкилләре керде. Процедура ике сәгатькә якын вакытны алды. Ахырда махсус комиссия татарстанлыларның шәхси мәгълүматларын юк итү турындагы дүрт яклы актка кул куйды.

  • Республикада цифрлы пропусклар системасы агымдагы елның 1 апрелендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча гамәлгә кертелде. Платформада 1,7 миллионнан артык татарстанлы теркәлү узды. Сервис өйдән чыгарга рөхсәт итә торган 13,7 миллионнан артык пропуск бирде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев