Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туфракны известьлауга керештеләр: Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы GPS эшен контрольдә тота

Татарстанның 16 районында әче туфракны известьлауга керештеләр. Аграрийларга бу уңышны арттырырга ярдәм итәчәк. Исегезгә төшерәбез, әче туфрак - безнең төбәккә хас һәм яхшы уңыш алуның төп лимит факторы булып тора. Әче туфракка минераль ашламалар булышмый. Башта туфракны известьларга кирәк.

Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Әтнә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Нурлат, Балык Бистәсе, Саба, Тукай районнарында известьлауга керештеләр инде. Бу елга республиканың 80 мең гектар җирен известьлау планлаштырыла. Бүгенге көнгә 73 520 тонна известь чыгарылган һәм 3 939 гектар җир эшкәртелгән.

Ашлама кертүче барлык техникада кырда известь кертү фактын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә торган GPS-җайланма урнаштырылган. Моннан тыш, хәзерге вакытта РИВЦ тарафыннан эшләнгән, известь чыгаруны контрольдә тоту гына түгел, ә аны контрольдә тотучы хезмәткәрдән башка чыгаруны тикшереп торырга, шулай ук башкарылган эшләргә автомат рәвештә акт төзергә һәм документларны электрон рәвештә имзаларга мөмкинлек бирә торган сервиска тест үткәрү башлана. Известьлауның барышы буенча бөтен хисап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләренә дә килә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанның 2019 елда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге тарафыннан әче туфракны известьлау буенча алдынгы төбәкләр арасында булуы билгеләп үтелде. 2019 елда республикада 57 мең га авыл хуҗалыгы җирләре известьланган, моңа авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тоткан чыгымнарның 90%ы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан капланган.

Известьлау мәсьәләләре һәм дәүләт ярдәме чаралары хакында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 бердәм телефоны буенча киңәшләшергә мөмкин.

Фото: agro.tatarstan.ru

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев