Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Тукай белән бәйле урыннарга мәдәни сәяхәтләр оештырылачак

“Тукай юлы” проекты республиканың төньяк районнары үсешендә ярдәм итәчәк, дип белдерде Римма Ратникова.

Татарстанның Журналистлар берлеге, республиканың велосипедчылар берлеге белән берлектә, Габдулла Тукай исеме белән бәйле урыннарга “Тукай юлы” исемле мәдәни сәфәр проектын гамәлгә ашыра. Бу хакта Россия матбугаты көненә багышланган тантаналы чарада Татарстанның Дәүләт Советы рәисе урынбасары, республика журналистлары берлеге рәисе Римма Ратникова хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, проектны тормышка ашыру Татарстанның төньяк районнары белән бәйле. “Тукай да безнең коллега булган, шуңа күрә без шушы проектта катнашабыз. Ул татар халкының бөек шагыйре генә түгел, искиткеч журналист һәм публициста та булган”, - дип искәртте Римма Ратникова.

Аның фикеренчә, проект җәяүле һәм атлы туристлар, велосипедчыларны җәлеп итәчәк. “Бу Тукай исемен алга сөрүдә генә түгел, республиканың төньяк районнарын үстерүдә дә ярдәм итәчәк дип саныйбыз”, - ди ул.

Фото: Рамиль Гали

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев