Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туу һәм үлем күрсәткечләре бертигез дәрәҗәдә

Уртача гомер озынлыгы 2019 елда 75 яшь чамасы булыр дип фаразлана.

2019 елда Татарстанда туу һәм үлем күрсәткечләре тигезләшкән. Бүген табигый үсеш 0 гә тәңгәл. Бу хакта журналистларга брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.

«Кызганыч, балалар туу күрсәткече кимү тенденциясе бар. Бу 90 елларда балалар туу кискен кимү белән бәйле. 24-29 яшьлек хатын-кызлар күпкә кимеде. Бүген туу күрсәткече 1 мең кешегә унберне тәшкил итә. 11 ай мәгълүматлары буенча, үлем күрсәткече 1 мең кешегә 11 булды. 2018 елда 1 мең кешегә 11,6 иде», — диде Марат Садыйков.

Ул 2018 елда уртача гомер озынлыгы 74,3 булса, 2019 елда 75,12 күрсәткеченә ирешү планлаштырылганын әйтте. Әлегә оператив күрсәткечләре буенча, тенденция уңай, диде.

Министр сүзләренчә, соңгы елларда абортлар 30 процентка диярлек кимегән. «Соңгы дүрт елда 2019 елдан ЭКОлар саны артты, омтылырлык урын әле бар», — диде ул.

Фото: архив/Султан Ихаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев