Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда туып-үскән Ольга Яфаркина йөз дүртенче туган көнен каршылаган

Хәзерге вакытта йөзьяшәр әби Чувашиянең Шумерли шәһәрендә гомер итә.

Чувашиянең Шумерли шәһәрендә яшәүче, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Ольга Яфаркина йөз дүртенче туган көнен каршылаган. Бу хакта Чувашия Республикасы дәүләт органнары рәсми порталында хәбәр ителә.

Әлеге истәлекле вакыйга белән йөзьяшәр әбине шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Григорьев котлаган.

Ольга Яфаркина Татарстанның Тәтеш районы Богдашкино авылында туган. Әтисен кулак булуда гаепләп Соловкига сөргәннән соң, үз көнен үзе күрергә мәҗбүр булган. Ул бераз Шумерлида туганнарында да яшәп алган. Аннан үз өенә кайткан һәм авылдашына кияүгә чыккан. Сугыш чорында ике кечкенә кызы белән калган. Ире сугыштан авыр яралар белән кайткан. Гаилә 1951 елда Шумерлига күченгән. 

Фото: gov.cap.ru/

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев