Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда тузганакның күпләп таралуы ачыкланды

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тузганакның кырларда, юл буйларында гына түгел, ә торак пунктлар урнашкан җирләрдә дә күпләп таралуы турында хәбәр итәләр. Тузганак киң таралган чүп үләне булып санала, ул орлыклардан һәм өлешчә тамырдан үрчи.

Тузганак тамырының барлык өзелгән өлеше дә кабат  үсеп китә ала.   Моннан тыш, чәчәк аткан вакытта  тамырдан  өзелгән тузганак  орлыкка кадәр өлгереп җитәргә мөмкин, аннары  ул,  җил  белән очып китеп, төшкән җирендә яңадан  үсә башлый. 

Хәзерге вакытта тузганак   чәчәк ату фазасында, аның таралуын киметү өчен чүп үләннәрне чаптырып алырга   кирәк.  

Торак пунктларда  аңа  каршы  көрәш чаралары:

  • тамыр  системасын 10-15 см тирәнлектә агротехник  кисү. Бу эш күпме иртәрәк  башкарылса, шулкадәр нәтиҗәлерәк  була  
  • чәчәк  атканчы һәм күпләп чәчәк аткан вакытта  чаптыру  (орлыклар барлыкка килү  кими)
  •  чүп үләннәргә үсәргә ирек  бирми торган  үләннәр (райграс, мятлик һәм башка орлыклар  катнашы) чәчү

Лонган, Лоннер-Евро, Лорнет-300 Д, Татрел-300 кебек гербицид   препаратлар  (клопиралид) һәм шәхси  ярдәмче хуҗалыкларда  эшкәртү  өчен  рөхсәт ителгән  башка препаратлар  белән  эшкәртү 

  •   сиптерүне газонны  беренче мәртәбә чаптырып алганнан  соң     үткәрәләр.

Торак пунктларда гербицид белән  эшкәртүне бары тик «Россия  Федерациясе   территориясендә куллануга  рөхсәт ителгән пестицидлар һәм агрохимикатлар исемлегеннән» булган  препаратлар  белән   һәм торак пунктларда химикатлар куллануның барлык кагыйдәләрен үтәгән килеш  кенә башкарырга кирәк.

Фото: rshc.tatarstan.ru

Чыганак: rshc.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев