Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда унтугыз йорт тирәсен һәм юлны су баскан

Татарстанда унтугыз йорт янын һәм бер юлны су баскан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының  Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шул турыда хәбәр иттеләр.

Сүз Арча районының Кәче авылы турында бара. Анда су 20 сантиметрга күтәрелгән. Кәче авылына Наласа аша йөриләр. Авылда су белән тәэмин итү бозылмаган, фельдшер пункты эшли һәм кирәкле азык-төлек запасы булган кибет бар.

Яшел Үзән районының Татар Танае авылында Гөбенә елгасында су арту сәбәпле, Вахитов һәм Ленин урамнарындагы уналты йорт яны участогын өлешчә су баскан. Торак йортлар су басу зонасына эләкмәгән. Авылда язгы ташу белән бәйле хәлне көненә өч тапкыр күзәтеп һәм теркәп торалар.

Моннан тыш, Буа районының Ямбулат авылында өч йорт яны участогына су кергән. Урынга Буа янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының оператив төркеме килгән. Монда да торак йортлар су басу зонасына эләкми.

Чыганак : https://tatar-inform.tatar/news/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев