Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда урамга чыгу өчен цифрлы пропускларны интернет аша бирә башладылар

Махсус сайттагы шәхси кабинетта өйдән чыгу өчен рөхсәт алу мөмкинлеге барлыкка килде.

Татарстанда гражданнарга үз-үзеңне изоляцияләү режимы гамәлдә булган чорда өйдән чыгу мөмкинлеге бирә торган цифрлы пропускларны интернет аша теркәү һәм бирү хезмәте эшли башлады. Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә шул хакта хәбәр итте.

Республикада яшәүчеләрнең covid19.tatarstan.ru сайтында шәхси кабинет ачу мөмкинлеге туды. «Теркәлү һәм гаризаны онлайн рәвешендә юлларга мөмкин, шулай ук анда максатлар буенча гаризаларның барлык тарихы да урын алган», — дип искәртте Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры.

Шул ук вакытта, элегрәк кәрәзле телефон аша теркәлгән кешеләр дә шәхси кабинет куллана ала. Алар теркәлү узганнан соң юлланган беренче SMS-хәбәрдә күрсәтелгән код аркылы керә. Биредә өйдән чыгу максатының кодлары хакында сүз бармый, дип искәртте Хәйруллин.

«Татар-информ» агентлыгы республикада цифрлы пропусклар алганда теркәлү процедурасының гадиләштерелүе хакында хәбәр иткән иде инде.

Фото: www.instagram.com

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев