Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда узган ел 400 наркоавыру, сәламәтлекләре яхшыру сәбәпле, исәптән төшерелгән

Тагын 130 кеше, үлү сәбәпле, исәптән төшерелгән Бүгенге көндә Татарстанда,наркотиклар куллануга бәйле рәвештә, 10 мең кеше диспансер исәбендә тора, тагын 9 меңе - профилактика исәбендә. Бу мәгълүматларны "Татар-информ" мәглүмат агентлыгында узган "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге...

Тагын 130 кеше, үлү сәбәпле, исәптән төшерелгән

Бүгенге көндә Татарстанда,наркотиклар куллануга бәйле рәвештә, 10 мең кеше диспансер исәбендә тора, тагын 9 меңе - профилактика исәбендә. Бу мәгълүматларны "Татар-информ" мәглүмат агентлыгында узган "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!" Бөтенроссия акциясенә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге башлыгы Елена Хафизова хәбәр итте.

Ул искәртеп узганча, 2006 елдан башлап республикада укучылар һәм студентларга профилактик наркологик тикшерү үткәрелә. Узган ел, шундый тикшерү нәтиҗәсендә, элегрәк мәгълүм булмаган наркотик кулланучы буларак 131е ачыкланган. "Бу коткарылган гомерләр дигән сүз. Шул рәвешле, без наркоавырулар үсешен кисәтә алдык", - диде ул.

Үз чиратында, Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Эдуард Гәрәев билгеләп узганча, былтыр беренче тапкыр наркоавырулар саны 1 процентка кимүе теркәлгән. "Элегрәк артымны 1-2 процент дәрәҗәсендә тотрыклыландырабыз дип сөйләсәк, хәзер без кимүгә чыктык. Наркотик кулланучылар бераз гына арта бара. Әмма без моны уңай күренеш дип саныйбыз, чөнки алар хокук саклау органнары эше хисабына ачыклана. Әлеге беренче тапкыр тоткарланган, административ җаваплылыкка тартылган, медицина учреждениеләрендә исәпкә куелган кешеләр ел дәвамында күзәтү астында була. Уңай динамика булган очракта аларның исәптән төшерелү мөмкинлеге бар. Андый кешеләрне күбрәк ачыклаган саен, - яхшырак", - дип ассызыклады ул. Аның сүзләренчә, ел саен билгеле күләм наркоавырулар, үлү сәбәпле, исәптән төшерелә. Әмма 2014 елда 400 кеше сәламәтлекләре яхшыру һәм 130га якын кеше үлү сәбәпле исәптән төшерелгән.

Россия Наркотиклар әйләнешен контрольда тоту федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары фикеренчә, бүген Татарстан башка төбәкләрдән күп дәрәҗәле һәм төрле планлы дәвалау һәм тернәкләндерү системасы булдырылу белән аерылып тора. Республикада дәүләт ятак фонды 641 урын тәшкил итә, 128 тернәкләндерү ятагы бар. "Һәм бу ярдәм бушлай күрсәтелә", - дип ышандырды ул.

Е.Хафизова сүзләренчә, республикадагы тернәкләндерү ятаклары саны гомумроссия күрсәткеченнән ике тапкыр артык. "Бүгенге көндә наркология ярдәме ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансеры һәм аның Казан, Түбән Кама, Чаллы, Әлмәт һәм Бөгелмә шәһәрләрендә урнашкан филиалларында күрсәтелә. Шулай ук Яшел Үзән психоневрология диспансерында да андый ярдәм күрсәтелә. Үзәк район хастаханәләрендә дә наркология кабинетлары бар: 35е - өлкәннәргә ярдәм күрсәтә һәм 33е - балаларга", - дип хәбәр итте ул.

«Татар-информ», Надежда Гордеева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X