Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган

9 кешене хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана.

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирусның 30 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авырган 30 кешенең тугызын хастаханәгә салганнар, 21 кеше өйдә дәвалана. 

Яшь төркемнәре буенча түбәндәгеләр:

18 яшькә кадәр авыручылар юк. 18-30 яшь — 5 кеше; 30-50 яшь — 12 кеше; 50-60 яшь — 5 кеше; 60-70 яшь — 4 кеше; 70-80 яшь — 4 кеше. 

Казанда Covid-19 диагнозы 21 кешегә куелган. Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Саба, Тәтеш районнарында берәр, Югары Ослан һәм Нурлат районнарында икешәр кеше авырган.

Шул рәвешле, республикада коронавирус белән авыруның 6338 очрагы теркәлгән. Барлыгы 5164 кеше савыккан, шул исәптән, 36 кеше узган тәүлектә сәламәтләнгән. 

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев