Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда вахта автобусы белән җиңел машина бәрелешкән: корбаннар бар [+фото]

Татарстанда вахта автобусы белән җиңел машина бәрелү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган һәм алтысы зыян күргән. ТР буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматы буенча, һәлакәт бүген сәгать 6.25тә Лаеш районында Казан-Оренбург автомобиль юлының 42 нче километрында килеп чыккан. Lada Granta автомобиленең 1969 нчы елгы йөртүчесе Казан ягыннан Оренбургка таба хәрәкәт иткәндә, башлангыч...

Татарстанда вахта автобусы белән җиңел машина бәрелү нәтиҗәсендә, бер кеше һәлак булган һәм алтысы зыян күргән.

ТР буенча ЮХИДИ идарәсе мәгълүматы буенча, һәлакәт бүген сәгать 6.25тә Лаеш районында Казан-Оренбург автомобиль юлының 42 нче километрында килеп чыккан. Lada Granta автомобиленең 1969 нчы елгы йөртүчесе Казан ягыннан Оренбургка таба хәрәкәт иткәндә, башлангыч мәгълүмат буенча, тизлеген арттырган һәм уң як юлга чыккан, аннан кисәк кенә рулен сулга борып, каршы як хәрәкәт полосасына әйләнеп капланган һәм Mercedes-Benz вахта автобусы белән бәрелешкән.

Һәлакәт вакытында җиңел автомобильдә йөртүче генә, автобус белән идарә итүченең 12 пассажиры булган.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, җиңел машина йөртүчесе алган җәрәхәтләрдән урында ук җан биргән. Автобусның 6 пассажиры медицина ярдәмен сорап мөрәҗәгать иткән.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, бер зыян күрүче Республика клиник хастаханәсенең травматология үзәгенә китерелгән, 4 кеше хастаханәгә барудан баш тарткан һәм амбулатор дәвалануга җибәрелгән.

http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев