Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ялган дару һәм антисептиклар җитештергән өчен җинаять эшләре кузгатылган

«Көн саен диярлек спекуляция очраклары табыла. Антисептикларны качып гаражларда ясыйлар да, документларсыз саталар», — диде Лилия Галимова

Татарстанда коронавирус белән бәйле изоляция чорында ялган дару һәм антисептиклар ясап, законсыз әйләнешкә кертүчеләргә карата сигез җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Эшләр фальсификацияле, сыйфатсыз, теркәлмәгән дарулар, медицина эшләнмәләре һәм биологик актив кушылмаларның әйләнеше» маддәсе буенча ачылган. Көн саен диярлек спекуляция очраклары табыла. Антисептикларны качып гаражларда ясыйлар да, документларсыз саталар», — диде Лилия Галимова

Җиде җинаять эше РФ Җинаять кодексының 327 маддәсе (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамп, мөһер, бланкларны ялган юл белән ясау, әйләнешкә кертү) буенча кузгатылган. Сүз эш урыныннан бирелгән ялган белешмәләр турында бара.

Бүгенгә 937 мең 228 кеше, 868 мең 323 транспорт чарасы тикшерелгән. 561 кешенең Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан кайтканы ачыкланган.

Фото: Расих Фасхутдинов

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев