Саба таңнары

Сабинский район

18+
Яңалыклар

Татарстанда ярты мең кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята

Республикада 42 кеше үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган.

Татарстанда 502 кеше үпкә ялкынсынуы белән хастаханәдә ята. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Тулаем алганда, стационарда пневмония белән 502 кеше ята, һәм төп диагноз вируслы үпкә ялкынсынуы», — дип сөйләде министр урынбасары.

Шулай ук Альмир Абашев республикада 42 кеше үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппаратына тоташтырылганы турында сөйләде.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда вируслы пневмония белән авыручылар саны арта. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев