Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшенле яңгыр һәм боз яву аркасында кисәтү игълан ителде

Җилнең тизлеге урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәчәк.

Татарстанда янә шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр иттеләр.

16 июль кичендә, 17 июльдә төнлә һәм иртән республика территориясендә, күбесенчә көнчыгыш районнарда, урыны белән көчле, яшенле яңгыр көтелә, урыны белән боз яварга мөмкин.

Моннан тыш, синоптиклар җил көчәеп, аның тизлеге урыны белән секундына 19-24 метрга кадәр җитәр дип фаразлый.

Метеорологларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, мондый күренеш 16 июльдә 18.00 сәгатьтән алып 17 июльдә 10.00 сәгатькә кадәр күзәтеләчәк. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев