Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда үзара салым акчасы күпчелек очракта юлларны төзекләндерүгә тотыла

2019 елга билгеләнгән эшләрне башкару өчен референдумнар үткән ел 43 муниципаль районның 844 җирлегендә узган иде.

Татарстанда халык референдумнар үткәреп, үзара салым программасы буенча туплаган акчаларның иң зур өлешен торак пунктлардагы юлларны һәм күперләрне төзекләндерүгә тота. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында ТР икътисад министры урынбасары Олег Пелевин сөйләде.

Ул депутатларны “Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2018 елдагы эшчәнлегенә хисап” проекты белән таныштырды. Комитет әгъзалары хуплаган әлеге хисапны ТР Дәүләт Советының 22 апрельгә билгеләнгән чираттагы сессиясендә Татарстан Хөкүмәте башлыгы яңгыратыр дип көтелә.

Депутатларны бу хисапта үзара салым салу программасының үтәлеше кызыксындырды. Олег Пелевин сүзләренчә, үзара салым акчаларының 47 проценты – юл эшләренә, 18,9 проценты – җирлекнең территориясен төзекләндерүгә, 10,5 проценты – су белән тәэмин итүгә, 10,2 проценты – зиратларны төзекләндерүгә, 3,7 проценты – спорт һәм балалар мәйданчыкларын төзүгә тотыла.

Министры урынбасары искәрткәнчә, җирлектә планлаштырылган эшләрне вакытында башкарырга өлгерү өчен, үзара салым буенча референдумнарны бер ел алдан үткәреп, акчасын туплап куялар. Мәсәлән, 2019 елга билгеләнгән планнарны гамәлгә ашыру өчен референдумнар 2018 елның көзендә 43 муниципаль районның 844 җирлегендә узды.

ТР Финанс министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2018 елда шулай ук 43 муниципаль районның 875 җирлеге бу программада катнашкан иде. Нәтиҗәдә, үткән юлы үзара салым программасына 1 миллиард 122 миллион сум җәлеп ителде. Алардан 223 миллион сумы – халык акчасы, 899,7 миллион сумы (2017 елдан калган суммаларны да кертеп) – Татарстан бюджеты чаралары.

  • Үзара салым итеп халыктан җыелган һәр 1 сумга республика бюджетыннан 4 сум бүлеп бирелә. 2014-2018 елларда гына Татарстанда үзара салым программасын финанслауга республика бюджетыннан 3 миллиард сум акча җәлеп ителгән. 2013-2018 елларда халык үзара салым буенча барлыгы 816,2 миллион сум акча туплаган.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев