Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстандагы тоткыннар ит, сөт, он, яшелчәләр белән үзләрен тулысынча тәэмин итә

Алексей Песошин хөкем ителгәннәрне хезмәткә җәлеп итү әһәмиятен билгеләп узды.

Татарстанның иректән мәхрүм итү урыннарында ит, сөт, он, бәрәңге, яшелчәләр белән үзтәэминат 100 процент дәрәҗәсендә. Бу хакта бүген Россия Федерациясенең Җәзаларны үтәтү буенча федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең йомгаклау коллегиясе утырышында мәгълүм булды.

Утырышта катнашкан Хөкүмәт башлыгы Алексей Песошин рәшәткә артындагыларның көнкүреш шартларын яхшырту, медицина ярдәме белән тәэмин итү төп мәсьәләләрнең берсе булып калуын билгеләп узды. “Бүген хөкем ителгәннәрнең барысы да торак мәйданы, туклану, медикаментлар белән тәэмин ителгән, авыруларның саны 5 процентка кимүе дә шуннан килә”, - ди ул. Премьер-министр ит, сөт, он, бәрәңге, яшелчәләр белән үзтәэминат 100 процент дәрәҗәсендә булуын билгеләп узды. Былтыр 19 нчы колониядә консервланган ризык җитештерү линиясе ачылганын искәртте.

Алексей Песошин җәзаларны үтәтү системасында, бюджеттан тыш һәм башка керем чыганаклары нигезендә үсемлекчелек, терлекчелек, икмәк, токмач эшләнмәләре җитештерү булуын белдерде. Республикада он тарту производствосы куәтләре арту нәтиҗәсендә, бодай оны, тары Россия Җәзаларны үтәтү хезмәтенең башка территориаль учреждениеләренә дә җибәрелгән. 2017 елда Татарстанның төзәтү учреждениеләрендә барлыгы 211 млн сумлык шундый продукция җитештерелгән.

“Авыл хуҗалыгы, сәнәгать производствосы үсеше нәтиҗәсендә эш урыннары арта, шул рәвешле төзәтү оешмаларында микроклимат яхшыра. Бүген җәзасын үтәүче 4 мең 215 кеше төрле юнәлештә эшли. Алиментлар, матди зыянны түләү буенча бурычлары булган күп кенә хөкем ителгәннәргә, өлешчә булса да, матди һәм мораль зыянны кайтару мөмкинлеге тудырыла”, - диде Песошин. 

Алексей Песошин сүзләренчә, төп бурычларның берсе булып төзәлү юлына аяк баскан кешене җәмгыятькә кайтару кала. Сүз укыту, хезмәт адаптациясен кайгырту, туганлык җепләрен торгызу турында бара. Учреждениеләрдә 9 хезмәт адаптациясе үзәге һәм 1 җитештерү остаханәсе булдырылган. Хөкем ителгәннәргә белем бирү 9 һөнәри училищеда алып барыла. “2016-2017 уку елында 2176 хөкем ителгән кеше белем алды, әмма монда гына туктап калырга ярамый”, - диде Премьер-министр.

Җәзаларны үтәтү оешмаларында җитештереп чыгарыла торган продукция күләме елдан-ел арта. 2016 елда 869,5 млн сумлык продукция җитештерелгән булса, 2017 елда ул 896,5 млн сумны тәшкил итә.

Фото: Салават Камалетдинов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X