Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга “Бөек Идел юлы” буйлап ике мең бала киләчәк

Россиядә Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты башлангычы белән булдырылган төбәкара яңа маршрутка турлар сату башланды.

Россия базарында “Бөек Идел юлы” төбәкара яңа маршрутка турлар сату башланды. Яңа сәяхәт маршруты булдыру тәкъдиме Туризм буенча Татарстан дәүләт комитеты тарафыннан җиткерелгән булган.

Заседание коллегии Государственного комитета Республики Татарстан по туризму "Об итогах работы Государственного комитета Республики Татарстан по туризму в 2017 году и задачах на 2018 год". Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин. Фото Марсель Бадыкшин

Туризм буенча Татарстан дәүләт комитетының 2017 ел йомгаклары коллегиясе утырышында комитет башлыгы Сергей Иванов яңа маршрутның Россия мәдәният министрлыгының балалар туризмын үстерүдәге ил программасының бер өлеше булып торуын әйтте.

“Әлеге маршрутка Татарстан һәм Марий Элның истәлекле урыннары керәчәк. 2018 елда Россиянең барлык төбәкләреннән әлеге маршрут буенча ике меңнән артык укучы үтәчәк”, - дип билгеләп үтте комитет җитәкчесе.

Заседание коллегии Государственного комитета Республики Татарстан по туризму "Об итогах работы Государственного комитета Республики Татарстан по туризму в 2017 году и задачах на 2018 год". Принимает участие Премьер-министр Республики Татарстан А.В.Песошин. Фото Марсель Бадыкшин

Сергей Иванов узган ел Туризм буенча Татарстан дәүләт комитетының Санкт-Петербургтагы хезмәттәшләре белән уникаль – “Сарайлар һәм мәчетләр” төбәкара маршрутын булдыруларын җиткерде. Әлеге маршрут бигрәк тә чит ил туристларын җәлеп итәчәк, дип белдерде ул.

2017 елда “Казан Кремле” архитектура ансамбле Россия замоклары унлыгына кергән. Рейтингны Британия HeritageDaily электрон газетасы төзегән һәм Казан Кремле анда сигезенче баскычта тора.
 

Фото: prav.tatarstan.ru, Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев