Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга Махачкаладан Хаҗда булган 40лап кеше кайтуы көтелә

Республикага чит илләрдән 920 кеше кайтырга тели.

Татарстанга чит илләрдән 920 кеше кайтырга теләк белдергән. Шул исәптән, Хаҗдан соң 40 кеше кайтачак. Бу хакта республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«20ләп турист Төркиядән көтелә. Хаҗдан соң Махачкалага рейс белән кайтучылар булган. Бортта шундый 40 татарстанлы бар», — диде вице-премьер.

Ләйлә Фазлыева муниципаль берәмлекләрне кисәтеп куйды. «Нон стоп режимында эшлибез. Әгәр сезгә шалтыраталар икән, бер граждан да җибәрелмәячәк. Гражданнар белән эшләү буенча теләсә нинди мәгълүмат алдан килешетерелгән булырга тиеш. Чир йоктыру чыганагы булган илләрдән кайтучылар районнарга җибәрелмәячәк», — диде.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев