Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлы сихердән котылу өчен 280 мең сум акча түләгән

Сихере булганмы-юкмы - билгесез, ә менә акчасының кая киткәне, бәхеткә, билгеле булган. Вакыйга Яр Чаллыда була. 80 яшьлек әбиең юлда танышын очратып, сүз иярә сүз китеп, үзенең күзләреннән зарлана башлый. Шулвакыт юлда «ялгыш кына» танышының танышы килеп чыга һәм аралаша торгач әбинең сәламәтлеге начараю сәбәбенең сихердән килеп чыкканын хәбәр итә....

Сихере булганмы-юкмы - билгесез, ә менә акчасының кая киткәне, бәхеткә, билгеле булган.

Вакыйга Яр Чаллыда була. 80 яшьлек әбиең юлда танышын очратып, сүз иярә сүз китеп, үзенең күзләреннән зарлана башлый. Шулвакыт юлда «ялгыш кына» танышының танышы килеп чыга һәм аралаша торгач әбинең сәламәтлеге начараю сәбәбенең сихердән килеп чыкканын хәбәр итә. Моңардан котылу өчен әбинең өендә булган барлык алтыннарын һәм акчаларын тиененә чаклы «өшкерергә» кирәклеген дә әйтә. Әбиең шулай эшли да. Бакчасын сатканнан килгән 282 мең акчасын һәм алтын балдагын ул шулай итеп кырыгалдарлар кулына тоттыра. Икенче көнне көтеп-көтеп тә «дәвалаучылар» кире килмәгәч, әби хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.
Баксаң, Екатеринбург һәм Омсктан килгән 55 яшьлек ике чегән хатыны шундый ысул белән әлегәчә дә акча эшләп йөргәннәр. Аның корбаннары арасында казанлылар да бар ди.


Мәгълүмат:http://www.bugulma-tat.ru/tt/the-news-tat/item/8527-s

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев