Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар ана капиталы хисабына Россия автосәнәгатенә ярдәм итәргә тәкъдим итә

Россия Президенты Владимир Путин ана капиталын Россиядә куллану мөмкинлеген киңәйтергә тәкъдим итте.

Татарстан халкы депутатларга ана капиталы программасын киңәйтү буенча тәкъдимнәрен юллаячак. Кайбер кешеләр ана капиталын Россиядә җитештерелгән машиналар сатып алуга һәм санаторий-курорт дәвалануына файдаланырга рөхсәт итүләрен сорый. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе, «Бердәм Россия» тарафдарларының Төбәк Советы рәисе Светлана Захарова хәбәр итте.

«Депутатлар кабул итүендә, очрашуларда, җыелышларда миңа бигрәк тә күп балалы яки инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә ана капиталы акчасына машина сатып алу мөмкинлеге турында сораулар бирделәр. Хәтта әлеге акчаларны Россиядә җитештерелгән машина сатып алу өчен бүлеп бирергә дигән тәкъдим дә булды. Бу беррәттән илдәге автомобиль сәнәгатенә дә ярдәм итү булачак», — диде Захарова.

Аның сүзләренчә, Татарстанда яшәүчеләрнең бер өлеше бу акчаларны бөтен гаиләгә санаторий-курорт дәвалануы, дача йорты төзү яки җир алу өчен кулланырга тели.

«Дачалар буенча инициатива һәм шәхси балалар бакчасына чыгымнарның бер өлешен компенсацияләү Дәүләт Думасында карала инде. Әгәр федераль законга ана капиталын куллануны киңәйтү буенча төзәтмәләр кабул ителсә, без Дәүләт Думасындагы хезмәттәшләребез аша моның буенча фикер алышырга, инициативаларыбызны белдерергә, парламент тыңлауларында, түгәрәк өстәлләрдә катнашырга әзер», — диде комитет рәисе.

Баштарак «Бердәм Россия» партиясе Дәүләт Думасына ана капиталы программасын киңәйтү буенча төзәтмәләр керткән иде. 466 мең 617 сум күләмендә ана капиталын 2020 елның 1 гыйнварыннан беренче балалары туган яки уллыкка бала алган гаиләләр ала алачак. Икенче бала туган очракта ана капиталы күләме 150 мең сумга артачак.

«Демография» илкүләм проекты кысаларында ана капиталы өчен, Россия Президенты Владимир Путин инициативаларын исәпкә алып, 2020 елда 122 миллиард сумнан артык акча бүленәчәк.

Фото: архив

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X