Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар бәйрәмнәргә әзерләнгән вакытта Covid-кагыйдәләрне ешрак боза

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе ике атна эчендә 370 кибетне тикшерде.

Яңа елга әзерлек аркасында Татарстан халкы һәм кибетләр хезмәткәрләре санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне ешрак боза. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Соңгы ике атнада 370 кибет тикшерелде, өстенлек, әлбәттә, сату барган сәүдә үзәкләренә бирелде. Аларның 25ендә хокук бозулар ачыкланган, бу якынча 6,7%. Кызганычка каршы, бу чорда хокук бозучылар өлеше безнең күзәтчелекнең бөтен чоры өчен уртача өлештән ике тапкырга артып китте ", - дип ассызыклады спикер.

Яңа ел алдыннан булган ыгы-зыгыда сатып алучылар һәм сатучылар яңа коронавирус инфекциясен профилактикалау чаралары турында оныталар. Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләре шәхси саклану чараларына салкын карау, эш урыннарында антисептиклар булмау һәм социаль дистанцияне үтәмәү фактларын ачыклаган.

Фото: архив ИА "Татар-информ"

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X