Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар Гомрә хаҗын кылды

Алар 13 август кичендә Мәдинә шәһәреннән берничә автобус белән Мәккәгә барып җиткән.

Татарстаннан хаҗга киткән берничә төркем кардәшләребез бүген Гомрә хаҗын кылды.  Бу изге бурычны башкарыр алдыннан алар Зөлхәлифә микатында ихрам ниятләде. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

13 август кичендә Мәдинә шәһәреннән берничә автобус белән алар Мәккәгә барып җиткән. 

"Татарстан хаҗилары Әл-Хәрәм мәчетендә җиде тапкыр Кәгъбә тирәли әйләнгән. Аннары Сафа һәм Мәрвә таулары арасындагы араны җиде тапкыр узган. Боларның барысы да оешкан төстә башкарылган. Төркем җитәкчеләренең берсе Зөлфәт хәзрәт Габдуллин үз хаҗиләрен югалтмас өчен Татарстан әләме тоткан  булган.

Казаннан килгән хаҗилар Мәккәдә яңа кунакханәдә урнашкан. Әл-Хәрәм мәчетеннән ул нибары 700ләп метр. Әлеге араны тоннель аша узасы. Гаджетлар белән оста файдаланучылар смартфоннарына Әл-Хәрәм мәчетенең махсус кушымтасын урнаштырган. Ул да югалган очракта ярдәм итәргә мөмкин.

"Шөкер, гомрә хаҗында югалучылар булмады. Татарстанлылар исән-сау гына кунакханәгә кайтып чәчләрен алдылар һәм шул рәвешле ихрамнан чыктылар. Аларны Мина үзәнлегенә бару, Гарәфә тавында тору, таш ату һәм корбан чалу көтә. Хаҗилар әлегә шуңа әзерләнә", диелгән әлеге хәбәрдә.. 

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X