Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлылар спорт объектлары эшчәнлеген яңарту турында фикер алышачак

Семинарның максаты – спорт обьектларының эшчәнлеген торгызу, шулай ук спорт объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итү.

Татарстанлылар 23 июльгә билгеләнгән онлайн-семинарда Covid-19 шартларында спорт объектлары эшчәнлеген яңарту турында фикер алышачак, дип хәбәр итә коронавирус таралуга каршы көрәш буенча республика оператив штабы.

Чарада Россия Спорт министрлыгы һәм Роспотребнадзор рекомендацияләренең үтәлеше турында фикер алышачаклар, рәсми спорт чаралары вакытында иҗтимагый куркынычсызлык һәм спорт объектларының террорчылыкка каршы тору таләпләрнең үтәлешен тикшерәчәкләр, шулай ук Covid-19 таралышын профилактикалау юлларын һәм алымнарын билгеләячәкләр.

Семинарда күтәрелгән төп мәсъәләләр – спортчыларның, оештыручыларның һәм җанатарларның тормыш һәм сәламәтлеге иминлеге, штаблар эшен оештыру, Covid-19 профилактикасы шартларында спорт чараларын оештыручыларның һәм спорт корылмалары хуҗаларының таләпләрен, процедураларын һәм чыгымнарын структуралаштыру.

Семинар үзенә максат итеп-эшчәнлекне торгызуны, шулай ук спорт объектларының куркынычсызлыгын тәэмин итүне куя.

Фото: "Татар-информ" архивы

Чыганак: tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев