Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларны газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләре булмаган өчен штраф көтә

Ике ел эчендә белгечләр 10 меңнән артык фатирда урнаштырылган газ җиһазын тикшерә алмаган.

Татарстанлыларны газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләре булмаган өчен штрафка тартачаклар. ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы урынбасары – ТР баш дәүләт торак инспекторы урынбасары Ирек Шәйдуллин Казанда узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.

«Барлык фатир хуҗаларының газ җиһазына техник хезмәт күрсәтүгә килешүләре булуын мәҗбүр итеп куйган карар чыкты. Тикшерү вакытында милекче һәм газ хезмәте арасында газ җиһазыннан файдаланган өчен килешүләре булмаса, штрафка тартачаклар. Штрафның күләме 1000 сум тәшкил итә. Дистәгә якын штраф салынды инде», - дип ачыклык кертте ул.

Белгечләр еш кына газ җиһазын тикшерү өчен кайбер фатирларга керә алмый. 2016-2017 елларда алар Казанда графикта билгеләнгән вакытта газ җиһазын тикшерү өчен 10 меңнән артык фатирга эләгә алмаган.

Фото: архив/Арсений Маврин/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев