Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларны «Интернетка рәхмәт – 2019» конкурсында катнашырга чакыралар

Конкурска пенсионерлардан һәм 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнардан эшләр 2019 елның 14 октябренә кадәр кабул ителә.

Компьютерда һәм Интернет челтәрендә мөстәкыйль эшләргә өйрәнгән яки махсус курслар тәмамлаган пенсионерлар һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен (50+) «Интернетка рәхмәт» V Бөтенроссия конкурсы игълан ителә. Бу хакта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре белән эшләү һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

«Проект компьютер грамоталылыгына өйрәтүне стимуллаштыруга һәм өлкән буынның үзен табуга омтылышын стимуллаштыруга юнәлдерелгән», - диелә хәбәрдә.
Конкурска портал gosuslugi.ru — минем тәҗрибәм, интернет-казанышларым, интернет-эшмәкәр, интернет-эш бирүче, минем иҗтимагый интернет-инициативам номинацияләре буенча эшләр кабул ителәчәк.

Конкурска эшләр 2019 елның 14 октябренә кадәр кабул ителә. Бер гражданиннан бары тик бер генә номинациягә эш кабул ителә. Тулырак мәгълүмат белән«Конкурс» бүлегендәтанышырга мөмкин.

Катнашу өчен azbukainterneta.ru/konkurs сайтында гариза формасын тутырырга, конкурс номинацияләре буенча эш — эссе (тарих) һәм эш авторының ике фотосурәтен җибәрергә кирәк.

Җиңүчеләрне 2019 елның ноябрендә Мәскәүдә, Россия Интернет атнасында (RIW — Russian Internet Week) игълан итәчәкләр.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев