Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның алтмыш мәчетенә имамнар җитми

ТР буенча 1,5 мең мәчет теркәлгән, аларда эшләүче 700 имамның дини белеме юк.

Татарстанның алтмыш мәчетенә имамнар җитми. Бу хакта бүген Казанның Галиев мәчетендә оештырылган “Ни хәлең бар, хәзрәт?” дип исемләнгән “түгәрәк өстәл”дә Татарстан мөфтиенең мөхтәсибләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов әйтте.

“Саннар сөендерерлек түгел. Бөтенләй муллалар булмаган мәчетләр дә бар. Бүгенге көндә ТР буенча 1,5 мең мәчет теркәлгән, ләкин 60 мәчетнең ишеге бикле тора. Әлеге мәчетләрдә имамнар юк. Хәзерге вакытта якынча 700 имамның дини гыйлеме юк, ләкин алар кичке курсларда һәм читтән торып укыйлар. Авыл мәчетләрендә яшь кадрларга кытлык бар. Имамнарның күбесе 55-60 яшьтә”, - диде ул.

Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләр авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый.

"Яңа гына мәдрәсә тәмамлаган яшьләребез авыл мәчетләренә кайтырга ашыкмый, аларга аралашу өчен мохит тудырырга кирәк. Бүгенге көндә имамнарның җәмгыятьтә абруе зур, халык киңәш сорап еш килә", - диде ул.

Фото: Салават Камалетдинов/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев