Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның алты кинопроекты халыкара кинопродюсерларда кызыксыну тудырды

Казан кинофестивале белән «Divaproduction» киностудиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде.

Миләүшә Айтуганова Казан кинофестивале кысаларында үткәрелгән Халыкара проектлар питчингына журналистлар алдында нәтиҗәләр ясады. Проектлар питчингы Россия һәм ислам дөньясы илләренең KazanSummit 2019 икътисади саммиты мәйданчыгында узды.

Кинофестивальнең һәм питчингның бер нәтиҗәсе буларак, Казан кинофестивале белән «Divaproduction» киностудиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Килешүгә әлеге АКШ һәм Мисыр кинокомпаниясе директоры Невин Камель белән кинофестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова кул куйды.

Лучшим игровым фильмом КМФМК признана картина режиссера Айбека Дайырбекова

«Divaproduction» киностудиясе Татарстанның питчингта катнашкан биш кинопроектына постпродакшн буенча ярдәм итәргә теләк белдерде. Болар – Әнвәр Габдрахмановның «Поколение Z» киноальманахы, Салават Юзеевның «Өчпочмак көне» фильмы, Әмир Галиәскаров һәм Илдар Матуровның «Сафа белән Саҗидә» проекты, Мансур Гыйләҗевның Аяз Гыйләҗев әсәре нигезендә язылган «Йәгез бер дога!» кинопроекты һәм Илшат Рәхимбайның «Алмачуар» фильмы.

Миләүшә Айтуганова әйтүенчә, килешү нигезендә шактый уртак проектлар тормышка ашырыла алачак. Татарстан әлеге киностудия өчен мәйданчык була ала, фестивальне Америкадагы кино чараларында катнаштыру мөмкинлеге дә туа.

Грачевский о юбилейном Казанском фестивале мусульманского кино: Жду ярких и интересных событий

«Мин питчингта чыгыш ясаучыларның проектларын сокланып тыңладым. Алар шул хыял белән яшиләр. Мин аларга хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итәргә телим», - диде Невин Камель. «Divaproduction» киностудиясе өлешчә Татарстан җирендә ике фильм төшерергә теләге барлыгын белдерде. Әлеге проектларга республика режиссерлары һәм артистлары чакырылачак.

Татарстан тәкъдим иткән тагын бер проект – Зифа Кадыйрова әсәре буенча кинофильм сценарие Үзбәкстанның «Бухарийлар» киностудиясе җитәкчесе Улугбек Абдуллаевка ошады. Ул Татарстан проекты белән эшләргә әзерлеген белдерде. Миләүшә Айтуганова бу проектның уңыш казанасына ышана. Проектның киносценарий авторы – режиссер һәм актер Илфат Камалиев.

Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев