Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгеләп үтә

Төп бәйрәм чаралары 21 ноябрьдә узачак.

Иртәгә, 21 ноябрьдә, Татарстанның архив хезмәте 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бу турыда ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләштеләр.

  • Бүгенге көндә республика архивларында 25 мең 929 фонд исәпләнә, аларда 7,4 миллион берәмлек документ саклана.

Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова  сүзләренчә, Татарстанның архив фонды Россиядә зурлыгы ягыннан дүртенче урынны били. Фондның составы 1709-2012 елгы документларны үз эченә ала, кайбер документлар XI – XVII йөзләргә карый. Барлыгы 18 уникаль документ бар. 

«Рус патшаларының жалованье грамоталарын, Габдулла Тукай фотоларын һәм «Ике кояш» шигыренең кулъязмасын, шагыйрьләр Муса Җәлил һәм Евгений Боратынский, революционер Мулланур Вахитов хатларын, ТАССРның 1937 елгы Конституциясен шулар рәтенә кертергә мөмкин», - дип искәртте Гөлнара Габдрахманова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта.

21 ноябрьдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт архивының яңа бинасы (Декабристлар урамы, 4) белән танышыр дип көтелә.

Бу көнне шулай ук республика генеалогик тикшеренүләр бәйгесе, коммерцияле һәм коммерцияле булмаган оешмаларның иң яхшы архивын ачыклау максатыннан уздырылган конкурсларның җиңүчеләренә бүләкләр тапшырылачак. 

Фото: Александр Елисеев/Татар-информ

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X