Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганы арту куркынычы бар

Сосновский балтырганы авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләрнең 84 гектар мәйданың биләгән.

Татарстанның авыл хуҗалыгы җирләрендә Сосновский балтырганы (борщевик Сосновского) арту куркынычы бар. Республиканың унсигез районында бу үсемлекнең үсүе ачыкланган, ул авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләрнең 84 гектар мәйданың биләгән. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында узган утырышта “Россельхозцентр” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Елена Прищипенко әйтте.

“Сосновский балтырганы меңгә якын гектар җирне яулап алырга мөмкин һәм авыл хуҗалыгы культуралары өчен җитди куркыныч тудыра. Республикада вазгыять кискен түгел, әмма проблеманы зур масштабларга җиткермәү яхшы. Татарстанда нарат балтырганы торак пунктларда, юл кырыйларында, елга ярларында, ташландык дача участокларында һәм эшкәртелми торган басуларда еш очрый. Ашыгыч рәвештә тиешле чарасын күрмәгәндә, аяныч нәтиҗәләр булырга мөмкин”, - диде ул.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, чүп үләне ел саен яңа территорияләрне биләп ала. Әгәр 2015 елда нарат балтырганы авыл хуҗалыгы биләмәсендәге җирләрнең 69,5 гектар мәйданың биләгән булса, 2016 – 75,4 га, ә хәзерге вакытта ул 84 га тәшкил итә. “Быел без тикшерү үткәрдек һәм республиканың унсигез районында бу үсемлекнең үсүен ачыкладык, – дип сөйләде Елена Прищипенко.

Елена Прищипенко әйтүенчә, нарат балтырганы башкаладагы олы юл тирәләрендә, тимер юл буйларында күпләп үсә. Тикшерү нәтиҗәсендә Биектау, Питрәч, Лаеш, Яшел Үзән, Югары Ослан тирәсендәге иңкүлек һәм инеш буйларында балтырган табылган. Татарстан Республикасында 2011 елда Сосновский балтырганы үскән җирләр 100 гектар булган, хәзерге вакытта бу сан 536 гектарга җиткән.

Фото: pixabay.com/СС0

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Питрэч районында елдан ел куп елга буйларын басып бара бит инде бу улэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Нарат балтырганы дигэн усемлек юк. Сосновский(галимнен фамилиясе)балтырганы ул. Будет исем балтырганны ойрэнеп, ачышлар ачышлар ясаган галим Сосновский хормэтенэ бирелгэн

      2
      X