Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның аз комплектлы мәктәпләре киләсе атнада эшли башларга мөмкин

Аларга санитар-эпидемиологик режимны үтәү шарты куела.

Татарстанда азкомплектлы мәктәпләргә киләсе атнада эшли башларга рөхсәт ителергә мөмкин. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

“Санитар-эпидемиологик режимны үтәү шарты белән аз комплектлы мәктәпләр киләсе атнада эшкә чыга ала”, - диде ул.

Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдимен хуплаган.

Коронавирус таралуына юл куймас өчен, Татарстан мәктәпләрендә 6 апрельдән дистанцион уку башлана.

Фото: архив/Эльвира Мухаметдинова

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев