Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның Биектау районында котыру чире буенча карантин игълан ителде

Үлемгә китерергә мөмкин куркыныч авыру белән бәйле чикләүләр Наратлык авылында кертелгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татарстандагы Биектау районы Наратлык авылында хайваннарда котыру авыруы булу сәбәпле карантин кертелү” турындагы боерыкка кул куйды. Тиешле документ республика Хөкүмәтенең рәсми документлар порталында урнаштырылган.

Документта билгеләп үтелгәнчә, карантин соңгы тапкыр котыру авыруы эләккән хайван ачыкланган көннән соң 2 ай узгач бетерелә. 

Боерык нигезендә, Наратлык авылында йорт хайваннары белән сату итү, аларны карантин территориясеннән чыгару, шулай ук бу җирлектәге кыргый хайваннарны тоту тыела. Шулай ук котыру авыруы эләккән яки бу чирдә шикләнелгән малларны иткә сую, аларның сөтен куллану ярамый. Сәламәт терлекнең дә сөтен пастеризацияләү сорала.

Моннан тыш, ике авыл территориясеннән сәламәт маллардан алынган йон һәм тирене дә, билгеләнгән тәртиптә дезинфекция үткәрмичә, читкә чыгару тыела.

Татарстан Президенты Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсенә карантин территориясендә котыру авыруын бетерү буенча чаралар планын эшләп раслауны боерган. Әлеге боерыкның үтәлешен республиканың Министрлар Кабинеты тикшерергә тиеш.

Фото: Ильнар Тухбатов

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев