Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның «Бриллиант кәләше» билгеле булды

Чаллының Татар дәүләт драма театры сәхнәсендә «Бриллиант кәләш — 2018» Бөтенроссия фестиваленең региональ туры финалы узды, дип яза «Вести КАМАЗа» басмасы.

Конкурста 2017 елда гаилә корган һәр хатын-кыз катнаша ала иде.

Сәхнәгә республикабызның төрле районнарыннан килгән 12 катнашучы чыкты. Кәләшләрне гармониялек, матурлык һәм туй образының үзенчәлекле булуына, шулай ук үзенең яраткан ир-атына ничек итеп мәхәббәт аңлатуына карап бәяләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча быелгы «Бриллиант кәләш» булып Чаллыда яшәүче Динара Мөхәммәдиева танылды. 15 май көнне Новосибирск шәһәрендә узачак Бөтенроссия кәләшләр фестивалендә ул Татарстан исеменнән чыгыш ясаячак.

Фото: Венера Иванова

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев