Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның элеккеге вице-премьеры кулга алынды

Урамда - суд янында тикшерүчеләр Владимир Швецовка кул богавы салдылар.

Казан Совет районы суды тикшерүнең элеккеге Татарстан вице-премьеры, элеккеге транспорт министры Владимир Швецовны кулга алу үтенечен кире какты. Аңа карата башка чара сайланмаган.

Утырыш башланыр алдыннан Швецовның адвокаты судка Швецовны закон кысаларында сак астына алмаска мөмкинлек бирә торган документлар тапшырды.

“Мин чыннан да авырыйм”, - диде Владимир Швецов. Тикшерүче судка агымдагы елның 1 мартында Швецовка карата җинаять эше кузгатылуын белдерде. Экс-министрны 2007-2013 елларда авыл җирлекләрендә яшь белгечләр өчен торак төзелешенә бүлеп бирелгән 5 млн сум урлауда шикләнәләр. Моннан тыш, Татарстанның элеккеге вице-премьеры аның улына карата кузгатылган җинаять эшендә дә фигурант булып тора. “Миңа һәм минем балаларга карата кузгатылган 4 эш тә – ялган. Бу - Исламов тарафыннан  яла ягу, мин һәм балаларым 4 эшнең берсе буенча да гаепле түгел”, - диде Владимир Швецов.

Нәтиҗәдә суд тикшерүгә аны кулга алудан баш тарту турында карар кабул итте. Прокуратура шулай ук тикшерүчеләрнең үтенечен хупламады. Әмма урамда, суд янында, тикшерүчеләр Владимир Швецовка кул богавы салдылар.

“Берни аңлатмадылар, бу - бернинди кысаларга да сыймый!”, - диде Швецов адвокаты.

“Бу - башбаштаклык!”, - диде Швецовның туганы.

Фото: Александр Елисеев

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев