Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның иң яхшы массакүләм интернет мәгълүмат чарасы бәйгесе старт алды

1 нче августка кадәр татар яки рус телендә булган сайтлар үзләренең катнашуын хәбәр итә ала.

 

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы массакүләм интернет мәгълүмат чаралары арасында бәйге игълан итте.

Бәйге түбәндәге категорияләр буенча алып барылачак:

 

- рус телендәге иң яхшы массакүләм интернет мәгълүмат чарасы;

- татар телендәге иң яхшы массакүләм интернет мәгълүмат чарасы;

- социаль челтәрләрдә рус телендәге иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы проекты;

- социаль челтәрләрдә татар телендәге иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы проекты.

Гаризалар 1 нче августка кадәр кабул ителәчәк.

Кирәкле документларны «Республиканский журналистский конкурс для Интернет-СМИ» дигән билге белән түбәндәге адрес буенча юлларга кирәк:

420066, Казань, ул. Декабристов, д. 2, Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям.

Күбрәк мәгълүматне тел/факс: 8 (843) 570-31-12, электрон почта: internet-smi2018@mail.ru аша белергә була.

Фото: http://murmansk.sledcom.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев