Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның ике президенты да күренекле татар шәхесләре исемлегенең башында тора

Социаль сораштырулар нәтиҗәләре буенча, Тукай өченче булып бара, - ди Гөлнара Габдрахманова.

Социаль сораштырулар буенча, Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң күренекле татар шәхесләре исемлегендә беренче булып бара. Бу хакта кичә Тукай музеенда түгәрәк өстәл вакытында социология фәннәре докторы Гөлнара Габдрахманова әйтте.

  • Гөлнара Габдрахманова - Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының этнология бүлеге җитәкчесе.

"Социаль сораштырулар вакытында, без респондетларга шундый сорау бирәбез: "Сезнең татарлыгызны нәрсә беркетеп тора?" Җаваплар шундый: тел, милли бәйрәмнәр, дин һәм тарих", - ди Гөлнара Габдрахманова.

"Ә татар тарихында һәм мәдәниятында кемнәрне иң күренекле шәхес итеп күрәсез, дигән сорауга җавап биргәндә, исемлекнең башында һәрвакыт Татарстанның беренче һәм икенче президентлары тора. Тукай өченче булып бара", - ди ул.

Фото: архив

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев