Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ӘНӘС ГАЛИУЛЛИН ВАФАТ

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры һәм татар җәмәгатьчелеге зур югалту кичерә: бүген, 9 мартта, Татарстанның халык артисты ГАЛИУЛЛИН ӘНӘС СӘГЫЙДУЛЛА улы вакытсыз арабыздан китеп барды… Мәрхүм белән хушлашу дүшәмбе, 12 мартта 10.00дә, Тинчурин театры бинасында булыр дип планлаштырыла.

Татарстанның халык артисты Әнәс Сәгыйдулла улы Галиуллин 1940 елның 14 декабрендә Татарстанның Әлки районы Чуваш Кичүе авылында дөньяга килә. 1962 елда Алабуга мәдәният-агарту училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына артист итеп эшкә чакырыла.

Ә.Мирзаһитовның «Әнкәемнең ак чәчләре» спектаклендә Йолдыз, Т.Миңнуллиның «Нигез ташлары»нда Хәлил, шулай ук Г.Мдиваниның «Терезаның туган көне»ндә Антонио, С.Алешинның «Палата»сында Миша кебек рольләре Әнәс Галиуллинга танылу китерә. Яшь артист, театр сәнгате өлкәсендә белемен тагын да камилләштерү максатыннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга керә һәм 1976 елда аны уңышлы гына тәмамлый.

Әнәс Галиуллин һәрвакыт ялкынланып, илһамланып иҗат итте. Театрда 55 елдан артык иҗат итү дәверендә ул Ю.О’Нилның «Богауланган мәхәббәт» спектаклендә Симеон, М.Шамыхаловның «Кайнана»сында Аяз,  И.Грекованың «Тол хатыннар көймәсе»ндә Фәрит, Т.Миңнуллинның «Нигез ташлары»нда Хәлил, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында Ахун, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә» спектаклендә Маклер, К.Тинчуринның «Американ»ында Шәех морза, «Сүнгән йолдызлар»ында Саттар, Г.Зәйнашеваның «Гайфи бабай, өйлән давай!»енда Саттар, Н.Хисамовның «Йосыф-Зөләйха»сында Кыйтфир, Н.Гыйматдинованың «Бер тамчы ярату»ында Сафуан, Н.Нестерованың «Әллә язмыш, әллә ялгыш… »ында министр урынбасары һәм башка бер-берсенә охшамаган, тамашачылар күңелен яулаган бик күп образлар тудырды. Күренекле артист аларның һәркайсын зур осталык белән тамашачыга җиткерә белде. Аның уенына табигыйлек,  тормышчанлык, образны нечкә тоемлау хас иде.

Әнәс Галиуллинның тынгысыз хезмәте Татарстан Хөкүмәте тарафыннан да югары бәяләнде. Театр өлкәсендәге казанышлары өчен аңа “Татарстан Республикасының халык артисты” дигән дәрәҗәле исем бирелде.

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры колллективы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Урының оҗмах түрләрендә булсын, Әнәс абый!

 

 

Фото: http://tinchurinteatr.ru/

http://tinchurinteatr.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев