Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның хезмәт министры яшьләр эшләмәгән эшкә пенсионерларны әзерләү турында әйтте

2016 елдан алып, республикада пенсионерларны укыту программасы эшләп килә.

Пенсионерларның актив гомер озынлыгы - ул хезмәт эшчәнлегенең дәвамлылыгы да. Татарстанда өлкән яшьтәге кешеләргә - базарда ихтыяҗ булган, ләкин яшьләр эшләргә теләмәгән белгечлекләрне алырга ярдәм итә торган программалар эшләп килә. Бу хакта бүген Татарстанның Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“2016 елдан алып, республикада пенсионерларны укытуга юнәлгән программаларны тормышка ашырабыз. Бу иң беренче - хезмәт эшчәнлеген яңартып җибәрергә теләгәннәр өчен. Һөнәрләр исемлеге хезмәт базары ихтыяҗлары буенча сайланды. Кагыйдә буларак, олы яшьтәгеләр хезмәт базарының яшьләр барырга теләмәгән өлешен алып тора”, - дип сөйләде министр.

Техника белән эшләүгә килгәндә, инде 11 ел дәвамында пенсионерларны компьютер белән эшләргә өйрәтү программасы планлы рәвештә эшләп килә.

  • Татарстанда пенсионерлар тарафыннан актив үзләштерелә торган 10 популяр һөнәр: электр җиһазларын төзекләндерү буенча электромонтер, эретеп ябыштыручы, лифтер, сакчы, тегүче, кондитер, ландшафт дизайны белгече, бухгалтер, флорист, ЭВМ операторы.

Бу программалар дәвам итәчәк. Якын арада “Өченче буын университеты”ның киләсе чыгарылышы булачак.

Фото: Султан Исхаков

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев