Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның хәрби тикшерүчеләре дезертирларга гаепләрен танырга тәкъдим итә

Хәрби частьтән качып киткән солдатны, җитди сәбәпләре булган очракта, акларга да мөмкиннәр.

Татарстанның хәрби тикшерүчеләре дезертирларга үз гаепләрен танырга тәкъдим итә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Казанда урнашкан 384нче хәрби тикшерү бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Үз белдеге белән частьтән киткән хәрби хезмәткәрләргә гаепләрен тану мөмкинлеге бар.

Хәрби тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, частьтән качып киткән солдатны, җитди сәбәпләре булган очракта, акларга да мөмкиннәр. Җитди сәбәпләр дигәндә «дедовщина» күренешләре, кыйнаулар, хәрби хезмәткәрнең физик һәм психологик сәламәтлегенә зыян китерү күздә тотыла.

  • Дезертирлык өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев