Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанны Россиядә иң яхшы спорт төбәге итеп таныдылар

Мәскәүдә бүләкләү тантанасында Татарстан спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Россиядә иң яхшы спорт төбәге өчен тавыш бирүдә җиңде. Кичә Мәскәүдә узган бүләкләү тантанасыннан видеоны Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов үз Instagramында урнаштырган.

Бүләкләү тантанасында Татарстан спорт министры Владимир Леонов чыгыш ясады һәм ул анда ярдәмнәре һәм танулары өчен барысына да рәхмәт әйтте.

“Тануыгыз, конкурс, бүләк өчен бик зур рәхмәт. Без булдырабыз! Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнехановтан зур сәлам. Татарстанда әйтелгәнчә, без булдырабыз.

Бервакытта да артка китмибез, бары алга. Барыгызга да алга баруны телим, безнең команда, безнең ил өчен!” - дип билгеләп үтә үз чыгышында Владимир Леонов.

Мактаулы исемгә шулай ук Санкт-Петербург һәм Красноярск крае да дәгъва иткән.

Тавыш бирү милли спорт премиясе кысаларында Россия Спорт министрлыгы сайтында барды.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев