Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның яшьләр Хөкүмәте Россиядә иң яхшылардан дип табылган

Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясе съездында Татарстанның «Кадрлар резервы» һәм «Кабинка» проектлары билгеләп үтелгән.

Татарстанның яшьләр Хөкүмәте Россиядә иң яхшылардан берсе дип табылган. Бу хакта оешманың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Илнең иң яхшы яшьләр Хөкүмәтләре Салехардта узган Россиянең Яшьләр Хөкүмәтләре ассоциациясе Бөтенроссия съездында ачыкланган.

Шулай ук Воронеж, Рязань, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре, Красноярск һәм Приморье крайлары, Саха (Якутия) Республикасы, Санкт-Петербург шәһәре һәм Ямал-Ненец автономияле округы кебек төбәкләрнең оешмалары да иң яхшылар дип табылган.

Татарстанда 2009 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган «Кадрлар резервы» яшьләр проекты «Иң яхшы кардрлар проекты» номинациясендә билгеләп үтелгән. Республиканың «Кабинка» программа-аппарат комплексы «Ел проекты» дип табылган.  

Фото: http://www.tatar-inform.tatar
http://www.tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X