Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның җылылык челтәре 60 процентка тузган

Ел саен республикада 250 мең чакрым җылылык челтәре яңартыла.

(Казан, 17 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда җылылык челтәрләренең 50-60 проценты тузган. Аеруча җитди хәл Бөгелмә һәм Яшел Үзәндә күзәтелә. Бу хакта бүген республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

«Ел саен республикада 250 мең чакрым җылылык челтәре алыштырыла, бу гомуми күләмнең 5 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта халыкның коммуналь хезмәтләр өчен торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиеләренә 5 миллиард 600 миллион сум бурычы бар», — дип хәбәр итте ул.

Белгечләр сүзләренчә, республикада җылылык системасы тоткарлыксыз эшли, барлык планлаштырган эшләр вакытында тәмамланган. Төзекләндерү фондына ел дәвамында республика казнасыннан барлыгы 1,5 миллиард сумнан артык акча бүленгән. Әлеге акчаларның бер өлеше җылылык сезонына әзерлеккә тотылган.

 

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев