Саба таңнары

Татарстанның баш хәйриячесе Әсгат Галимҗан улы Галимҗанов белән мәңгегә хушлаштылар

Быел аның юбилей елы иде. 2 мартта 80 яшь тулган булыр иде. Әмма рәхимсез авыру аны арабыздан алып китте. Дүртенче гыйнварда Казанның Менжинский клубында Татарстан халкы милләтебезнең бөек улы, Татарстанның баш хәйриячесе Әсгат Галимҗан улы Галимҗанов белән мәңгегә хушлашты. - Әсгат Галимҗанов тасвирлап бетерә алмаслык шәхес, изге җан, риясыз бәндә...

Быел аның юбилей елы иде. 2 мартта 80 яшь тулган булыр иде. Әмма рәхимсез авыру аны арабыздан алып китте. Дүртенче гыйнварда Казанның Менжинский клубында Татарстан халкы милләтебезнең бөек улы, Татарстанның баш хәйриячесе Әсгат Галимҗан улы Галимҗанов белән мәңгегә хушлашты.

- Әсгат Галимҗанов тасвирлап бетерә алмаслык шәхес, изге җан, риясыз бәндә иде, - диде Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиев. - Ул - та­тарның горурлыгы да, макта­ны­чы да, яшәү мәгънәсенә тө­шен­де­рүче тәрбиячесе дә. Ул үзенә берни дә таләп итмәде, таләп итү ди­гән төшенчә аңа бөтенләй ят иде. Шөкер, үзе исән чакта без аңа һәйкәл куя алдык, исемен килә­чәктә дә мәңге­ләш­терү турында уйларга кирәк. Ул безнең мәңге­лек каһар­маны­бызга әйлә­нергә тиеш. Әсгат Галим­җанов кыл­ган гамәл­ләр гади генә әйбер түгел, алар - хәзинә. Кылган иге­лек­лә­рен шулай кабул итәргә ки­рәк һәм игелекләре үзенә үк дога булып барсын. Ул без­дән яхшырак иде. Шулай булды, хәтердә шулай булып калсын да.



Татарстан Премьер-министр урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов чыгышында мәрхүмнең тиңдәшсез шә­хес булуына һәм яшь буынны аның үрнәгендә тәрбияләргә тиеш­­легебезгә басым ясады. Татарстан Президенты яр­дәм­чесе Ләйлә Фазлыева, рес­публиканың Ветераннар советы рәисе Хәбир Иштирәков һ.б. аның кыйбласы миһербанлылык, мәр­хәмәтлелек, шәфкатьлелек булуын ассызыклады, Апас районы башкарма комитеты җитәк­чесе Равил Хисаметдинов туган ягын - Апас төбәген һәрвакыт сагынып яшәве, мөмкин булган кадәр ярдәм кулын сузып торуы - йортын балалар бакчасына бирүен, мәчет, юллар төзүдә булышуын һ.б. искә төшерде. Заманында Татарстан авыл хуҗа­лыгы минис­тры булган, бүген Дәүләт Советы депутаты Фатыйх Сибагатуллин өлкән иптәш, якын дустының игелек кылуы белән бергә азык-төлек программасын үтәүгә үзеннән зур өлеш кертүен ассызыклады.


Әсгат абыйның Татарстандагы һәм Башкортстандагы балалар йортларына биргән автобуслары гына да 80гә якынлаша. Сиксән яшьлегенә - 80ләп автобус!

Әрмәнстандагы җир тетрәү дә, Чернобыльдәге, "Курск" көй­мә­сендәге, Чечнядагы фаҗи­галәр дә аны тетрәндерде һәм фаҗигагә юлыгучыларга ул акчалата ярдәм күрсәтте. Бу урында: "Акчаны кайдан алган соң?" - дигән сорау да урынлы булыр. Ул үзе исә: "Акча аяк астында ул. Күрә белергә генә кирәк", - дип әйтергә ярата иде.


Без аның белән үткән гасыр­ның җитмешенче еллары азагында таныштык. Казандагы "Заря" кондитер фабрикасында эшләүче бухгалтерлар җигүле ат белән кибетләргә товар ташучы Галим­җановның ашыгучанлык аркасында кесәсеннән коелып калган кә­газьләргә юлыкканнар һәм шулардан Красин урамындагы ятим балалар йортына шактый зур кү­ләмдә акчалата ярдәм иткәнлеге мәгълүм булган. Менә сиңа гап-гади йөкче! Хәбәр редакциягә дә килеп иреште. Галимҗановларга юл тоттым. Казанның үзәк базарына терәлеп үк торучы ике катлы ярым җимерек йортның икенче катына күтәрелә алмыйча азаплану хәтердә: әле аннан, әле моннан этләр чыгып, юлны бүлә. Ни­һаять, этләренә ниндидер серле сүзләр әйтә-әйтә, Әсгат абый үзе күренде. Кухнядагы газ пли­тәсендә зур-зур чи­ләкләрдә ниндидер ризык пе­шерелә. "Дуң­гызларга", - дип аңлатты хуҗа кеше.


- Дуңгызларыгыз кайда соң?
- Ишегалдында, гаражның ас­кы катында.


"Гараж" дигәне иске-москы такталардан, калай кисәкләрен­нән әзерләнгән иркен генә абзар икән. Әсгат абый үзе Киров урамындагы кибетләрнең бер­сендә йөк ташучы булып эшли. Аты - кибетнеке, арбасы - үзе­неке. Шул абзарның бер читендә ат асрала, икен­чесендә... бүре. "Колхоз базарында бер аучыдан сатып алган идем, - дип сөйләде хуҗа. - Мин аны, Иделгә алып чыгып, берничә тапкыр җибәреп тә карадым, кире кайтты. Кайтуы минем файдага булды әле. Шушы абзарның астында дуң­гызлар асрыйм бит мин. Күршеләр жалу арты жалу биреп кенә тора. Тикшерүчеләр килә дә, дуң­гызларыңны күрсәт, диләр. Мин аларны "гараж"га алып керәм, бүрене күргәч: "И, бу юләр белән эш йөрткәнче..." - дип китеп баралар. Этләрме? Алты штук алар миндә. Кич җитүгә, өйдә берсе дә калмый. Базарда сатучы кара халык әйберләрен саклау өчен алып китә. Төннәрен үзем дә читтән килгәннәрнең тауарларын сакларга чыгам, дуң­гыз­ларны базарда калган калдык-постык ашатып симертәм. Ике этем җигелеп чаба, арба тартырга да бик оста. Алар белән төнлә, трамвай-троллейбус йө­рүдән тук­тагач, абзардагы ти­рес-сыек­чаны шәһәр читенә чыгарып түгәбез.


Менә шулай Казан уртасында үз көенә яшәп-эшләп һәм дә игелек кылып ята йөкче абзый. Бу хәбәрне халыкка иң беренче булып "Социалистик Татарстан" (хәзерге "Ватаным Татарстан") газетасы җиткерде. Аннан соң да бик күп язмалар басылды. Рәсәй матбугаты да күтәреп алды. Әсгат абый газетаның якын дусты иде, хәл белергә дә, куаныч-шатлык­ларын, борчу-мәшәкатьләрен ур­­таклашырга, һич югында берәр кызык-мызык сөйләү өчен дә керде. Бу урында шуны да әйтик: Татарстан Президентының мәдә­ниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Һашимова белән берлектә "Легендарный Асгат Галимзянов" дигән китап та нәшер ителде. "Асгат Галимзянов - великий альтруист" дип исемләнгән буклет шулай ук аның исемен халыкка җиткерүдә бер адым булды.


Республика җитәкчелеге Әс­гат Галимҗановның гамәлләрен аңлап, аңа ярдәм кулын сузды. Тимер юлга терәлеп үк торган мәйданда урын бирелде, анда ике катлы барак та бар иде. Мәйданны чүп-чардан арындырып, ерактан килгәннәрнең зур-зур машиналарын куеп тору урыны итте, баракта исә җимеш сатучылар яшәде, ишегалдындагы абзарда дуңгыз асрадылар - бу эштә улы-кызы, энесе булышты. Кергән акчаны Әсгат абый ятимнәр йортына күчерә барды. Акчалата да булышты, тәмледән-тәмле ашамлыклар да илтте, автобуслар да өләште. Үзе исә гомеренең соңгы сәгатенә кадәр өстенә ишелеп төшәргә торган баракта гомер кичерде. Бу аның яшәү рәвеше иде. Югыйсә Татарстан урамындагы фатиры да соңгы вакытларда буш тора иде. Аны үгетләү файдасыз. Ятим­нәргә, мохтаҗ­ларга ярдәмем булсын, дип максат куйган иде һәм шул юлыннан тайпылмады да.


Соңгы елларында базарны әйләнеп чыгарга ярата иде ул. Үзен таныячакларын, азмы-күп­ме сөйләшеп торачакларын да белә - шуңа орден-медальләре тагылган ак костюмын киеп, көязләнеп чыга. Шулай бервакыт аның каршысында бер пар туктап калды, ул да булмады, ханым, Әсгат абыйны кочаклап алып, маңгаеннан үпте. "Нишләвегез бу? - дип гаҗәпләнде Әсгат абый. - Ирегез ни әйтер?" "Ни әйтсен, - дип җаваплады ханым. - Рәхмәт, дип әйтер. Сез - бик олы йөрәкле, сокланырлык кеше".


Базарга чыккач, кимендә 15-20 өчпочмак, берничә шешә "пепси" алучан иде ул. "Әсгат абый, нигә шулкадәр җыясыз, тагын килер идегез?!" - ди торган иде сатучылар. Аның исә гел әйтә торган сүзе бар: "Ә-ә-әйдәсәнә, туй үткәрәм, сез дә керегез".


Ул кызык-мызык яратты, һәр сөйләшүнең азагын уен-көлкегә борырга тырыша иде. Аңа барлык кеше дә җаныкаем, һәммә кеше дә - дус. Аз гына күңеле төшеп киткән вакытларында кулына ак тальянын ала. "Алмагачлары", "Баламишкин" - аның яраткан көйләре. Шул арада Апас тө­бәгендә атлар белән дан тоткан бабасын, сугыштан инвалид булып кайткан әтисен искә ала. Әнисенең: "Улым, мөмкинлек тапсаң, иң беренче итеп мохта­җ­ларга, ятим­нәргә булыш, янәшә-тирә­дә­геләрнең тормышы яхшы икән, димәк, үзең дә яхшы тормышлы", - дип әйтүен исенә тө­шерә.


...Әсгат абый яшәгән йортның ишеге, һәрвакыттагыча бүген дә ачык, "Волга"сы хуҗасын көтәдер кебек. Үзе исә тәрәзәсен ачар да: "Тагын килегез", - дип әйтер кебек.

Юк, юк шул инде: мәңгелеккә китеп барды. Бик сагынырбыз, юксынырбыз сине, Әсгат абый! Урының җәннәттә булсын!
Ул Казанда татар бистәсе зиратында җир куенына иңдерелде.Хатыны Роза, улы Радик, энесе Тәлгат тә шунда җирләнгән.

Ватаным Татарстан


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: