Саба таңнары

Татарстанны дөньяга таныткан 25 вакыйга һәм бренд

Казан ун ел эчендә Россиянең провинциаль шәһәреннән Европа дәрәҗәсендәге калага әйләнде, ә Татарстан әледән-әле федераль һәм дөньякүләм матбугат чараларында мактала. Республика көне һәм яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгы уңаеннан, Татарстанны халыкара мөнбәргә менгергән 25 вакыйга һәм кадерле брендларны барларга булдык. Казанның меңьеллыгы 2005 елда халык Казанның меңьеллыгын атна буе бәйрәм итте....

Казан ун ел эчендә Россиянең провинциаль шәһәреннән Европа дәрәҗәсендәге калага әйләнде, ә Татарстан әледән-әле федераль һәм дөньякүләм матбугат чараларында мактала.

Республика көне һәм яңа дәүләтчелекнең 25 еллыгы уңаеннан, Татарстанны халыкара мөнбәргә менгергән 25 вакыйга һәм кадерле брендларны барларга булдык.

Казанның меңьеллыгы
2005 елда халык Казанның меңьеллыгын атна буе бәйрәм итте. Аның кысаларында Бәйсез Дәүләтләр Берлеге (СНГ) дәүләт башлыкларының саммиты, татарларның Бөтендөнья конгрессы үтте. Әлеге зур вакыйга хөрмәтенә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» Россиянең дәүләт медале чыгарылды. Күп корылмалар сафка бастырылды: метрополитен, «Кол Шәриф» мәчете, Миллениум күпере (беренче чираты), Яңа ипподром, «Татнефть-Арена» сарае, Петербург урамы төзекләндерелде.

Алабуганың меңьеллыгы
Ике елдан соң, 2007 елда агаеннан эстафетаны Алабуга шәһәре кабул итеп алды. Каланың мең еллыгын тасвирлаган музей да ачтылар. Бүген Алабуганың Шайтан каласы, Шишкин күлләре, шагыйрә Марина Цветаева, рәссам Иван Шишкин, рус армиясендәге беренче хатын-кыз офицер Надежда Дурованың музей-утарын карарга дөньяның төрле почмакларыннан туристлар агылып кына тора.

«КАМАЗ» заводы
1976 елдан Чаллы шәһәреннән илнең төрле төбәкләренә «КамАЗ»лар юл тота башлый. 1979 елда төп конвейердан 100 меңенче йөк машинасы төшә. Ә 2012 елда, ике миллионынчы «КамАЗ» чыгу уңае белән, Чаллы халкын котларга, Россия Президенты Владимир Путин да килде. Бүген «КАМАЗ» заводында йөк машиналары гына түгел, тракторлар белән комбайннар да чыгарыла.

«КАМАЗ-Мастер»
Алар «Дакар» (элеккеге «Париж-Дакар») раллиенда 13 тапкыр җиңүче булды. 1997 елда Туниста Виктор Московских идарә иткән йөк машинасы финишта, таудан сикереп, 20 метр араны сикереп үтә. Аннары бу вакыйганы телевидениедән күрсәтеп, «КамАЗ»лар оча да белә икән, дип, халык хәйран кала. 2000 елда Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә узган раллида пилот буларак үзен Рөстәм Миңнеханов та сынап карый. Безнең «КамАЗ»лар дөньякүләм автомобиль сәнәгате лидерлары - «Мерседес», «МАН», «Рено», «Мицубиси», «Татра» һ.б. белән узыша.

Вертолет заводы
Завод тарихында чыгарылган Ми 8/17, «Ансат» һәм башка төрле 12 мең вертолет бүген дөньяның йөздән артык ил күген иңли. Озакламый пассажирлар йөртү өчен Ми-38 җитештерелә башлаячак. Быел завод 75 еллык юбилеен бәйрәм итә, шул уңайдан «75 изге эш. Без булдырабыз!» волонтерлык акциясенә старт бирелде. Завод Казанның 8 нче гимназиясе белән 54 нче мәктәбендә «вертолет класслары» ачкан.

Иннополис, СМАРТ сити, «Алабуга»
Чит ил компанияләре үз акчаларын Татарстанда курыкмыйча «эшләтә». «Алабуга» махсус икътисади зонасында 42 халыкара һәм Россия компаниясе теркәлгән, барлыгы 4500 кеше эшли. Бу елның июнендә илебез картасында өр-яңа шәһәр - Иннополис барлыкка килде, ул Биектау районында урнашкан. Иннополисны Россиянең мәгълүмати технологияләр үзәге итү нияте бар. Казаннан 15 чакрым ераклыкта исә тагын бер акыллы шәһәр - СМАРТ Сити калкып чыгарга тиеш.

Нефть
Нефть Татарстанда күп кешене ашлы да, эшле дә итә. Элек чи нефтьне очсызга сатып җибәргән булсак, хәзер, үзебездә эшкәртеп, кыйммәткәрәк тәкъдим итәбез. «Татнефть», Россиядә «кара алтын» табу күләме буенча, алтынчы урында тора. 2007 елда Татарстанда өч миллиард тонна чыгару уңаеннан күп бәйрәм чаралары үткәрелде. Түбән Камадагы «Танеко» нефть эшкәртү заводында «кара алтын»нан күп төрле продукция эшләп чыгарыла.

Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов
Татарстанның Беренче Президенты, бүген Дәүләт Киңәшчесе булган Минтимер Шәймиев Россиядә иң саллы сәясәтчеләр исәбендә. Хәзерге көндә республика белән аның шәкерте - Рөстәм Миңнеханов идарә итә, ул ил күләмендә лидер санала.

Безнекеләр
Безнекеләр ил белән идарә итүдә дә катнаша. 2010-2012 елларда Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булган Николай Никифоровны, башкалага алып китеп, федераль министр иттеләр. 2001-2010 елларда төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифасын башкарган Марат Хөснуллин - бүген Мәскәү мэры урынбасары. Республиканың элеккеге сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Россиянең финанслар министры урынбасары кәнәфиендә. Ә Татарстанның элеккеге финанслар министры урынбасары Елена Җаббарова Мәскәү шәһәренең финанслар департаментын җитәкли.

Сабан туе
Татар кайда, Сабан туе шунда: Вашингтон, Нью-Йорк, Сан-­Франциско, Берлин, Ташкент, Монреаль, Торонто, Прага, Истанбул һ.б. 1996 елда Арчадагы Сабан туенда Россиянең ул чактагы Президенты Борис Ельцин беренче тапкырдан чүлмәк ватты, 2000 елда Казанда Владимир Путин авызы белән катыктан акча тапты, 2011 елгы Сабан туенда Дмитрий Медведев кунак булып китте.

Казан Кремле
2000 елда ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән. «Яндекс. Прогулки» ку­шымтасы мәгълүматлары буенча, Казанга килгән туристлар, барысыннан бигрәк, Казан Кремлен һәм аның биләмәсендә урнашкан «Кол Шәриф» мәчетен фотога төшерә. Моннан тыш, 1,98 метрга авышкан Сөембикә һәм Спас манарасы да кунакларда зур кызыксыну уята.

Болгар белән Зөя
Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты вазифасын Рөстәм Миңнехановка тапшыргач, кул кушырып утырмады: биш ел элек «Яңарыш» фонды төзеп, зур тарихи әһәмияткә ия булган Болгар белән Зөяне төзекләндерү эшен башлап җибәрде. Бу чарага республика халкы бик теләп кушылды. Тарихи эшкә акча күчерүчеләрнең исемнәре хәйриячеләр китабына тупланып бара. 2014 елда Болгар ЮНЕСКО бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде. Былтыр Болгарда - 285 мең, Зөядә 180 мең турист булып киткән.

«Рубин», «Зенит», «Динамо»
Татарстанны «Рубин» футбол, «Зенит-Казан» (ирләр), «Динамо-Казан» (хатын-кызлар) волейбол, «Ак барс» хоккей, «Уникс» бас­кетбол командаларыннан башка күз алдына да китереп булмый. 2009 елда «Рубин»чыларның Испаниянең атаклы «Барселона» командасы капкасына ике туп кертүе, матчта җиңүе тарихка кереп калды (көндәшләр безнекеләр капкасына бер гол кертте).

Татар бистәсе
2013 елда төзекләндерелгән Иске Татар бистәсе туристларның тагын бер бишегенә әйләнде. Казандагы иң борынгы ике мәчет - «Мәрҗани» белән «Апанай», Тукай музее да шунда урнашкан.

Чәк-чәк
Татарстанга нинди генә кунак килеп төшсә дә, аңа беренче итеп чәк-чәк каптыралар. 2014 елдан Иске Татар бистәсендә (Каюм Насыйри урамы, 11) чәк-чәк музее эшли башлады.

Түбәтәй
Чәк-чәк белән янәшә татарның милли баш киеме - түбәтәй йөри. Аны «Могҗизалар кыры»на барган саен алып баручы Лео­нид Якубовичка да, Татарстанга аяк баскан шәрәфле кунакларга да кидерәләр. Күптән түгел ачылган милли фаст-фуд челтәре дә «Түбәтәй» исемен йөртә.

Кабан күле
Татарстан башкаласы уртасында җәйрәп яткан Кабан күле хәзинәләрен тапкан кеше юк әле. Моңа безнекеләрнең генә түгел, читтәгеләрнең дә эче поша: 2013 елда илебез кинотеатрларында «Сокровища озера Кабан» фильмы чыкты. 2011 елда Универсиадага дип күл буенда ишкәкле канал төзелде, шул ук елны судагы «Формула-1» ярышлары үткәрелде.

Динара һәм милләтара дуслык
Татарстан динара һәм милләтара дуслык үрнәге дип санала. Казан Кремле биләмәсендә «Кол Шәриф» мәчете белән Благовещение соборын күреп, читтән килүчеләр «ничек шулай була икән?» дип тел шартлата. Мәрхүм скульптор Илдар Ханов, диннәрнең дуслыгын чагылдыру нияте белән, Иске Аракчино бистәсендә Барлык диннәр гыйбадәтханәсен төзеп куйды. Болгарда исә кыйммәтле ташлар белән бизәлгән иң зур (800 кг) басма Коръән саклана. Ел саен Казанда Халыкара мөселман кинофестивале үткәрелә.

Язучылар
Татар халкының символы булган Габдулла Тукай исеме байтак шәһәрләрнең урамнарына кушылган. Татарстанның Дәүләт бүләге дә аның исемендә. Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең үлемсез шигырьләрен һәр мәктәп укучысы яттан белә торгандыр. Язучы Максим Горький, 15 яшьлек чагында Түбән Новгородтан Казанга килеп, университетка укырга керергә талпынып карый, әмма булдыра алмый. Һәрхәлдә, аның күңеленә язучылык оеткысы нәкъ менә Казанда салына.

Иҗат, сәнгать
Спорт кырларында гына түгел, иҗат мәйданнарында да милләттәшләребез хөрмәтенә алкышлар тынып тормый. Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Альбина Шаһиморатованың чит илләрдән кайтып та кергәне юк. Милан, Нью-Йорк, Лос-Анджелес, Сан-Франциско, Чикаго, Лондон, Вена һ.б. опера театрларында аны түземсезлек белән көтәләр. Республиканың атказанган артисты Аида Гарифуллина 2014 елдан Вена дәүләт опера театрында эшли. Башка милләт вәкилләре арасында: «Татар җырчыларыннан кемне беләсез?» - диюгә, беренче итеп Салаватны атыйлар. Динә Гарипованың «Голос» проектында җиңүе, ә Сәйдә Мөхәммәтҗанованың «Голос Дети» финалына үтүе бөтен дөньяга сибелгән милләттәшләребезгә янә йөз аклыгы булды.

Каюлы күн
Казанга аяк баскан чит ил туристлары Казан җөе белән башкарылган күн эшләнмәләргә - читекләргә, чүәкләргә, букчаларга бер дә битараф калмый. Чөнки ул башка бер генә халыкта да юк. Элек-электән килгән юрары технологияне,шөкер, әле бүген дә күз карасыдай саклап килүче осталарыбыз бар.

Театрлар
Камал театры Финляндия, Англия, Колумбия, Кытай, Венгрия кебек чит илләрдә гастрольләр белән дә, фестивальләрдә дә катнашып йөри. Бүген 108 еллык театрда тамашачы игътибарына «Мәхәббәт FM», «Банкрот», «Хуҗа Насретдин» һ.б. спектакль­ләр тәкъдим ителә. М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры үткәрә торган Федор Шаляпин исемендәге опера һәм Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет фестивальләрендә алма төшәрлек тә урын булмый. «Forbes» журналының 2009 елгы тикшеренүләре буенча, безнең опера һәм балет театры Россиядә залның тулылыгы буенча икенче урында.

Универсиада
Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары Татарстанны - спорт төбәге, Казанны Россиянең спорт башкаласы дәрәҗәсенә җиткерде. 6-17 июль көннәрендә 27 спорт төре буенча 351 комплект медаль уйнатылды, ярышларда 162 илдән 11759 спортчы көч сынашты, бу Универсиада тарихында рекорд саннар. Гомуми исәп буенча, Россия җыелма командасы беренче булды. Дөньякүләм ярышларга Универсиада авылы, «Казан» халыкара аэропортында яңа терминал, Казан метрополитенының икенче чираты, 11 юл чишелеше, 41 җәяүле кичүе, бихисап спорт корылмалары төзелде.
Спортның Су төрләре буенча дөнья чемпионаты
Казанда ике атна элек кенә тәмамланган чемпионатка 190 илдән 2500 спортчы җыелды. Су чемпионаты Россия һәм Советлар союзы чорында бер тапкыр да үткәрелмәгән. Ярышларны меңнән артык журналист яктыртты, хай-дайвингта 27 метр биеклектәге каланчадан сикерүчеләрнең «Кол Шәриф» мәчете белән Благовещение соборы фонында төшерелгән фотолары дөньякүләм басмаларда урын алды. Халыкара йөзү федерациясе президенты Хулио Маглионе, Казандагы чемпионатны тарихта иң яхшысы, дип бәяләде.

Футбол буенча дөнья чемпионаты, WorldSkills
2018 елда Казанга Россиядә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатына җыелачаклар. 2019 елда WorldSkills (икенче төрле «эшче һө­нәрләр Олимпиадасы» дип атыйлар) чемпионатында эшче һөнәр вәкилләре үзара көч сынашачак. Әлеге дөньякүләм вакыйгалар Казанны яңа баскычка күтәрәчәк.

Линар ЗАКИРОВ әзерләде

Шәһри Казан

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: