Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның йөзьяшәре тагын 50 ел яшәргә җыена

Лаеш районы Имәнкискә авылында яшәүче Вильдан Гарипов 100 яшь тулган. Шушы авылда туып-үскән Вилдан туган авылыннан чыгып китмәгән: шунда эшләгән, гомер иткән.

Әтисе үлгәндә Вильданга 6 яшь була. Башта әнисенә булыша, ә бераз үскәч җир сөрә, ура, төрле эшнең җаена төшенә. Колхозда көтү көтә. Умартачылар әзерләү курсын тәмамлый. Вильданны сугышка алмыйлар. Фронт өчен икмәк үстерә, саклану чикләрендә хезмәт куя: траншеялар, окоплар казый. Бригадир да, ындыр табагында җаваплы да була, умарталыкта да эшли.1946 нчы 1956 елларда кышларын урман кисүдә хезмәт куя. Өйләнер чак җитә. Яраткан эше, яхшы хатын, балалар - тулы бәхет өчен тагы ни кирәк?

Пенсиягә чыкканчы ул "Маяк" колхозында умартачы булып эшли. "1941 - 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен" медале белән горурлана. Хезмәттәге казанышлары өчен "Хезмәт ветераны" исеме бирелгән, дип яза җирле "Кама ягы" басмасы.

Йөзҗяшәр шаяртырга да ярата: "Мин 100 яшькә кадәр яшәдем, тагын 50 не яшәр идем әле.Тормыш бик тә матур, яхшы бит", - ди ул.

Хәзер ул улы һәм килене тәрбиясендә яши.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев