Татарстанның биш шәһәрендә яшәүчеләрне яшеренү урыннарына төшәргә кушалар
БПЛА һөҗүме куркынычы Алабугада, Түбән Камада, Зәй, Яр Чаллыда һәм Әлмәттә игълан ителгән.
Халыктан иминлек чаралары күрүне һәм яшеренү урыннарына төшүне сорыйлар. Әлеге мәгълүмат Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.
«Иминлек чаралары күрергә кирәк. Яшеренү урыннарына төшегез, тәрәзәләргә якын килмәгез, уяу булыгыз», – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә Мәскәү вакыты белән 06.30 сәгатьтән «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы игълан ителде.
Моннан тыш, Түбән Камада аэропорт эшенә вакытлыча чикләүләр кертелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstannyn-bis-saharenda-yasaucelarne-yaserenu-urynnaryna-tosarga-kusalar-5912576
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев