Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Татнефть» Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булды

AK&M агентлыгы рейтингына 35 компания керде.

«Татнефть» компаниясе Россиянең иң социаль-нәтиҗәле нефть-газ компаниясе булды. Рейтингны AK&M агентлыгы төзеде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары - департамент директоры Дамир Мөхәммәтшин хәбәр итте.

«Кичә без Россиянең нефть-газ тармагында иң нәтиҗәле компания дип табылганлыгыбыз турында мәгълүмат килде», - диде спикер.

2030 елга кадәр расланган компания стратегиясе кысаларында экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау проектлары кертелгән, дип өстәде ул. «Безнең барлык бурычлар да әйләнә-тирә мохитка йогынтыны бәяләү призмасы аша уза», - диде Дамир Мөхәммәтшин.

Компанияләр эшчәнлегенең социаль эффекты һәм аларның әйләнә-тирәлеккә йогынтысы нисбәте булган рейтингка 35 компания керде. Экспертлар социаль өлкәне финанслауны һәм хәйриячелекне, әйләнә-тирә мохитны саклауга чыгымнарны һ.б. бәяләде.

Фото: Султан Исхаков

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев