Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«ТАТНЕФТЬ ҖЫЕЛМАСЫ» – ЮГАРЫ ЛИГАДА ВИЦЕ-ЧЕМПИОН!

Татарстан командасы КВНның Югары Лигасында җиңүгә иреште. Уенда барлыгы биш команда катнашты. Алар: Сургутның – «Борцы. Северный десант», Әлмәтнең – “Татнефть” җыелмасы, Төмән өлкәсенең – «Nаполеон Dинамит», Красноярскның – «Так-то», Мурманск өлкәсенең Снежногорск җыелмасы командалары.

Мәскәү өлкәсе Красногорск шәһәрендә “Crocus City Hall”да КВН Халыкара берләшмәсенең Югары Лигасы финалы узды. Безнең республиканы анда “Татнефть җыелмасы” тәкъдим итте. Ул быел Югары Лига сезонына шактый тиз үтеп керде. Әле күптән түгел генә команда Югары Лиганың яңа катнашучылары гына булса, аннары финлга кадәр барып җитте. Нәтиҗәдә, 2019 елның вице-чемпионнары да булып куйды. Татарстан командасы 11,4 балл туплады. Безнекеләрне Красноярскның “Так-то” командасы гына уза алды. “Татнефть” җыелмасы белән чагыштырганда, аның хисабында 0,1 баллга артыграк. Өченче урынны Төмән өлкәсе яулады.

Югары Лига финалын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, “Татнефть” ширкәтенең генераль директоры Наил Маһанов, Татарстан Премьер-министры урынбасары – Россиядә Татарстан Республикасының тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин та тамаша кылды. “Татнефть җыелмасы” үзе турында КВН дөньясына 2014 елда белдерде. Шул вакытта команда Премьер лигада катнашты. 2019 елда җыелма кабаттан үзе турында искәртте: апрель аенда чирек финалда чыгыш ясады.

Фото: minmol.tatarstan.ru

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев